март-15 : бу сорау үзе бик кызык түгелдер, әмма, татар теленә тәрҗемә ителгән видео буларак кызык.
-
Recent Posts
Соңгы комментлар
Архив
Бүлекләр
Meta
март-15 : бу сорау үзе бик кызык түгелдер, әмма, татар теленә тәрҗемә ителгән видео буларак кызык.
кызык, монда россиянең бөтен яңа чыгучы диссертацияләре бугай:
http://vak2.ed.gov.ru/catalogue/index
кызганыч, рсс-ы эшләми әле. бозылган. гугл ридер да ача алмый, анда иң искесе узган елның көзгесе, шул чак бозылгандыр.
ике хәрефле домен, сайт :
http://uz/
ютубта күп, керпе төшерелгән, кытай видеолары бар. кытайлар өйләрендә керпе асрый бугай, болай гынадыр инде…
кешенең күзендә “сукыр тап” бар, урысчасы “слепое пятно”, шуннан тәрҗемә иттем. ул нервларның күзнең ал ягыннан чыгып җыелгач күз арткылы артка чыгып киткән урынында. ул күз уртасыннан борынга табарак.
сул күздәге ул урынны эләктерер өчен, уң күзегезне каплап, сул күзегез белән менә бу рәсемдәге уң яктагы, түгәрәк эчендәге крестикка карагыз. шул сул күзегез белән шуңа каравыгыздан туктамыйча, мониторга якынрак килеп, ераграк китеп карагыз, бер торышта, мисал өчен мин тикшергәндә 40 сантиметр ераклыкта булганда булып чыкты, сул яктагы крестик юкка чыга.
википедиядан: http://ru.wikipedia.org/wiki/Слепое_пятно , авторы Юкатан, лицензиясе CC BY-SA 4.0.
бу робот бер юлы очкан ике тупны тота ала һәм кофе пешерә ала
12:33: татар телендә “нурлы йөз” дигән сүз дә бар.
менә шундый видео. әмма беләм, безнең илдә ул урлау диеп аталмады да, законда. (бу видеоның адресы http://www.youtube.com/watch?v=IeTybKL1pM4 ) . шушы ук видеоның бер аз икенче тавышлы һәм урысча комментарийлысы: http://www.youtube.com/watch?v=yL3pYTyF8Zk.
шәһәрдәге кошлар телефон шалтыравы тавышы чыгара башлаган.
физика фәнендә белә идем, мәктәптә дә өйрәткәннәрдер, атом төшләре кушылып эрерәк атом төше барлыкка килсен өчен бик югары температура кирәк. шул ысул белән даими энергия чыганагы ясар өчен тырышалар, ләкин хәзер булдыра алмыйлар әле, чөнки ул эссе матдәне тотып торуы кыйын. кояш һәм башка йолдызлар шул ысул белән эшләй. әмма ул матдәне тотып тормыйча кыска вакытта чыгарып бетерүне галимнәр ясадылар инде, анысы водород бомбасы диеп атала.
хәзер исә сыеклык эчендә газ куыкларына ультратавыш белән тәэсир иткәндә ул куыклар берсенә берсе кушылганда шул урында бик югары температура барлыкка килүен ачканнар. хәтта анда плазма барлыкка килә икән. ул кушылган урыннан яктылык та чыга икән. һәм хәтта анда атом төшләре кушылу реакциясе дә бара икән.
“мембрана.ру” сайтындагы “Физики показали ядерный синтез в стакане” мәкаләсеннән.
2011-август-28 11:30 : бүген “24 техно” каналында моның турында фильм күрсәттеләр, бу экспериментны башка галимнәр ясап караган, төш кушылу билгесе – нейтроннар чыгуын тапмаганнар.
хәзерге заманда корабльләр винтлы бит, һәм бик күп, шул винтлар океан суында бик каты тавыш чыгара икән, һәм хәзерге заманда барча китларның, дельфиннарның колаклары шул бертуктаусыз килгән тавыштан чукракланып беткән, имеш… аларның колаклары {бөтенләй чукраклан}маган, ә шул винтлар чыгара торган түбән йышлыклы тавышларны гына ишетмәй башлаган. шунга күрә китлар корабль килгәнен ишетмәйчә корабль астынга кереп үләләр икән. монның турында корабльләрне китлар турында кисәтү системасы турындагы язмадан белдем.
быелгы япониядәге “цунами” – җир тетрәүдән чыккан {диңгездәге зур дулкын}: