кока кола да спирт бар икән дигән сүз чыкты

“кока кола” да спирт бар икән. белмәгән булсагыз, аның составы сер, аны 2 генә кеше белә ди.

спирт барлыгы турында быел февральнең 11ендә “This American Life” радиосы хәбәр иткән. ул радио чыгарылышын интернеттан тыңлап та була, бу сылтама буенча бу сөйләшү бер 20 минут тирәсе бара бугай, аннары башка тема китә. алар аны “The Atlanta Journal-Constitution” гәҗитенең 1979ынчы елның 28енче февраль чыгарылышыннан тапкан.
моның турында хәзер “гугл” белән эзләдем. http://www.google.com/search?q=кока+кола+спирт, http://www.google.com/search?q=coca+cola+alcohol.

моның турында укый аласыз: http://caucase.wordpress.com/2011/02/17/секрет-раскрыт-секретный-рецепт-глав/ – монда комментарийда бер кызык видео да беркетелгән, анда кактус бете бар диелгән, һәм анда үлгән тычканнар бар дигән фикер дә бар, әмма анысына мин ышанмыйм, тагы моннан: http://ru.wikipedia.org/wiki/Рецепт_кока-колы, википедиядагы бу мәкаләнең инглизчәсендә берничә рецепт күрсәтелгән һәм анда радио сайтындагы фотолы язуга сылтама бар. инглизчә сайтлар: http://somalilandpress.com/coca-cola-recipe-leaked-alcohol-and-anti-muslim-messages-20321 – монда “кока кола”ның тамгасын көзгедән карагач күренгән гарәпчәгә охшаган язу турында да әйтелгән, минем ул әйләндерелгән рәсемне күргәнем дә бар 🙂 хәзер эзләп табып күрсәтәм бер рәсемгә сылтама: http://www.snopes.com/cokelore/islam.asp әмма мин дә моны болай санау дөрес түгел диеп уйлыйм, чөнки ул чагылдырып әйләндереп әвештергәч кенә чыга һәм икенче “лә”сенең әлифе кәкрәйгән. тагы моннан укый аласыз: http://somalilandpress.com/coca-cola-recipe-leaked-alcohol-and-anti-muslim-messages-20321, радиотапшыруга сылтаманы моннан таптым. монда бер видео да бар.

“кока кола” [рәсми сайтында] “безнең эчемлекләр алкогольсез, алар сатылган һәр илдәге хөкүмәт тарафыннан алкогольсез эчемлек диеп таныла” диеп язган: http://www.coca-cola.co.uk/faq/ingredients/does-coca-cola-contain-alcohol.html. инглизчәсе : “All our drinks are non alcoholic. In every country where our products are sold, our soft drinks are recognised by the local government and health authorities as non alcoholic.” ләкин мәсьәлән россиядә берничә процент спирт булса ул алкогольсез диеп санала. мисал өчен кефирда берничә процент спирт бар диеп беләм.

хәзер израиль мөселманнары “кока кола” компаниясен судка биргән: http://www.globes.co.il/serveen/globes/docview.asp?did=1000624838.

гарәп әмирлекләре хөкүмәтенең спиртны контролләү бүлекчәсе кешесе “без аны тикшердек, тапмадык” дигән: http://www.thenational.ae/lifestyle/food/coca-cola-denies-rumours-it-contains-alcohol .

http://www.themuslimwoman.com/beware/PepsiCocaCola.htm битендә 1% спирт бар дигән сүз дә бар, спирт(алкоголь, алкоһол) юк дигән сүз дә бар. согуд гарәпстаны тикшерүе “юк” диеп күрсәткән дигән. согуд гарәпстанында булмыйча россиядә булуы да мөмкин, (мин уйлайм).

This entry was posted in бер бүлеккә дә кермәгән. Bookmark the permalink.

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган