һай, мескен китларның колаклары чукракланып беткән ди

хәзерге заманда корабльләр винтлы бит, һәм бик күп, шул винтлар океан суында бик каты тавыш чыгара икән, һәм хәзерге заманда барча китларның, дельфиннарның колаклары шул бертуктаусыз килгән тавыштан чукракланып беткән, имеш… аларның колаклары {бөтенләй чукраклан}маган, ә шул винтлар чыгара торган түбән йышлыклы тавышларны гына ишетмәй башлаган. шунга күрә китлар корабль килгәнен ишетмәйчә корабль астынга кереп үләләр икән. монның турында корабльләрне китлар турында кисәтү системасы турындагы язмадан белдем.

This entry was posted in бер бүлеккә дә кермәгән. Bookmark the permalink.

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган