гади стакан эчендә атом төше кушканнар

физика фәнендә белә идем, мәктәптә дә өйрәткәннәрдер, атом төшләре кушылып эрерәк атом төше барлыкка килсен өчен бик югары температура кирәк. шул ысул белән даими энергия чыганагы ясар өчен тырышалар, ләкин хәзер булдыра алмыйлар әле, чөнки ул эссе матдәне тотып торуы кыйын. кояш һәм башка йолдызлар шул ысул белән эшләй. әмма ул матдәне тотып тормыйча кыска вакытта чыгарып бетерүне галимнәр ясадылар инде, анысы водород бомбасы диеп атала.
хәзер исә сыеклык эчендә газ куыкларына ультратавыш белән тәэсир иткәндә ул куыклар берсенә берсе кушылганда шул урында бик югары температура барлыкка килүен ачканнар. хәтта анда плазма барлыкка килә икән. ул кушылган урыннан яктылык та чыга икән. һәм хәтта анда атом төшләре кушылу реакциясе дә бара икән.
“мембрана.ру” сайтындагы “Физики показали ядерный синтез в стакане” мәкаләсеннән.

2011-август-28 11:30 : бүген “24 техно” каналында моның турында фильм күрсәттеләр, бу экспериментны башка галимнәр ясап караган, төш кушылу билгесе – нейтроннар чыгуын тапмаганнар.

This entry was posted in бер бүлеккә дә кермәгән. Bookmark the permalink.

1 Response to гади стакан эчендә атом төше кушканнар

  1. qdinar says:

    шуннан соң берничә йылдан соң башка галимнәр тагын да яхшырак, башка төрле ысул тапканнар: http://www.membrana.ru/particle/2924 .

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган