йөздән нур бөркелүе чын

кеше тәне нур чыгара

кеше тәне нур чыгаруы, кызыл төс яктырак урынны, яшеле караңгыракны аңлата.

йөздән нур бөркелүе чын икән. кешенең тәне бик әз генә яктылык чыгара икән, аны кеше күзе күрмәй дие. әмма мин [үзем] уйлайм, кеше күзе аны [бары бер] сизә. татар телендә “йөзеннән нур бөркелеп тора” дигән сүз шунга дәлил. монда мин инфракызыл нурланыш турында әйтмәйм, ә нәкъ менә кеше күзе күрә торган йышлыктагы нурланыш. кешенең йөзе тәненең башка өлешләренә караганда катырак яктыртуы ачыкланган, әле генә мин әйткән татар телендәге әйтемдә дә шул ук әйтелә, бу да кеше күзенең аны сизүене дәлилләй! моны өйрәнгән галимнәр кеше йөзенең яктырак булуының сәбәбе бәлки аның катырак кояшта каралган булуы өчендер диеп уйлай, чөнки кояшта каралган урында меланин дигән матдә, ул пигмент ягъни буягыч арта яки барлыкка килә икән икән, ә ул матдәнең составында флуоресцент матдәләр бар икән. (флуоресцент матдә ул үзенә яктылык белән йә башкача килгән энергияны бер аз вакыт яктылык итеп тарата.)
бу галимнәр 20 йәшлек 5 сәләмәт йегетне 3 көн буе 3 сәгать саен 20шәр минут махсус камера белән төшергән. ул камера 1 фотонны да сизә икән. тәннең яктыртуы сәгать 10да иң әзе була икән, сәгать 16да иң катысы була икән. моның белән кешенең сәләмәтлеген тикшереп була дигән фикерне дә әйткәннәр.
бу тикшерүләре турында PLoS ONE дигән фәнни журналда язганнар, “Imaging of Ultraweak Spontaneous Photon Emission from Human Body Displaying Diurnal Rhythm” дигән мәкалә.
мин моның турында “мембрана” сайтыннан “Тело человека излучает слабый видимый свет” язмасыннан укыдым.

12:33: татар телендә “нурлы йөз” дигән сүз дә бар.

This entry was posted in бер бүлеккә дә кермәгән. Bookmark the permalink.

2 Responses to йөздән нур бөркелүе чын

  1. qdinar says:

    хәзер рәсем астындагы аңлатма язуны үзгәрттем, “кеше тәне нур чыгара” иде, “кеше тәне нур чыгаруы, кызыл төс яктырак урынны, яшеле караңгыракны аңлата.” диеп куйдым.

  2. alma says:

    Кызык) Бабайлар дорес сизгэн икэн нурлы йозле кешелэрне. Э кеше явыз икэн, яки кэефсез булса, йозеннэн нур кача микэн?

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган